Мөселман яшьләренең II проектлар бәйгесе башланды

01 февраль 2012 ел 09:52

Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния Нәзарәте мөселман яшьләре өчен II Проектлар бәйгесе башлануын игълан итә. Бәйге 1 нче февральдән алып 1 нче июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Сәләтле мөселман яшьләренең “Алтын урта” I Проектлар мәктәбе 2011 елның июль аенда Болгарда үткән иде. Биредә проектлар бәйгесендә катнашкан һәм иң уңышлы дип табылган эшләрнең авторлары катнашты. Дүрт көн дәвамында мөселман яшьләре өчен төрле мастер-класслар, тренинглар үткәрелде, алар проектларны дөрес итеп төзергә, чынга ашырырга, аудитория алдында чыгыш ясарга һәм лидерлык сыйфатларына өйрәнде. Әлеге чараның соңгы көнендә катнашучылар мәртәбәле жюри әгъзалары алдында үз проектын яклады. Нәтиҗәдә, 5 җиңүче бүләкләргә лаек булды, төрле номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнде һәм проектлар мәктәбенең җыентыгы басылып чыкты.

2012 елда да Проектлар бәйгесе шул формада дәвам итәр дип көтелә. Чара мөселман яшьләрен берләштерү, аларның мөмкинлекләрен киңәйтү, мөселман яшьләренең үз ихтыяҗларыннан чыгып эшләнгән проектлары белән танышу, иң яхшы дип расланганнарын тормышка ашырырга ярдәм итү максатларыннан оештырыла. Бәйгедә яше 30 дан артмаган һәркем катнаша ала. Катнашу өчен проект белән бергә гариза-анкетаны да тутырып җибәрергә кирәк.

Проектлар төрле юнәлештә булырга мөмкин. Мисал өчен, I Проектлар бәйгесенә “Төбәкара милли-мөселман лагере”, “Мөселманнарның мәшгульлек үзәге”, “Мәчетләрдә милли түгәрәкләр”, “Шәҗәрә бәйрәме”, “Мөселман хәрби частьләре” кебек эшләр тәкъдим ителгән иде.

Хатлар өчен адрес: Казан, Лобачевский ур., 6/27, ТР МДН яшьләр бүлеге.

Электрон адрес: dummol@inbox.ru

Элемтә өчен телефон: 264 61 58, яки 89503146491

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана