ТР мөселманнары Диния нәзарәте, “Европа+” радиосы белән берлектә, “Йөрәктән – йөрәккә” акциясен башлап җибәрде. Акция 2012 елның 1 февраленнән 1 мартына кадәр дәвам итәчәк.
Югары Осландагы картлар һәм инвалидлар интернат-йортына олылар өчен подгузниклар, урын-җир әйберләре, гигиена чаралары кирәк. Әлеге акция дә мохтаҗларның хәлләрен җиңеләйтү максатыннан, аларга ярдәм йөзеннән оештырыла.
Бүгенге көндә Югары Ослан интернат-йортында 85 инвалид бар, шуларның 33-е – урын өстендә ятучы, карауга мохтаҗ картлар.
Мөхәммәд пәйгамбәребез (сгв) үзенең бер хәдисендә: “Әгәр кеше башка берәүгә хәер бирү яисә якын кешесенең хәлен белү өчен ишеген ачса, Аллаһы Тәгалә малының бәрәкәтен аттырыр”, ди.
Ярдәм кулын сузарга теләүче барлык кешеләрне дә Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6/27 йорт, 7 кабинет адресы буенча Диния нәзарәтенең хәйрия һәм ярдәм күрсәтү бүлегендә көтеп калабыз. Белешмәләр өчен телефон: 8-987-263-98-89 (Гөлнара).