Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров хәбәр иткәнчә, район мәчетләрендә Мәүлид аена багышланган мәҗлесләр, очрашулар актив бара. Шушы көннәрдә генә Яңа Ибрай авылында мәдрәсә балалары өчен “Табышмак” бәйгесе уздырылган.
Дин әһелләре район газетасы белән дә элемтәне өзмиләр: файдалы әңгәмәләр дә оештыралар, дини вәгазьләр дә әзерлиләр. Иске Ибрай авылында ачылган радио да яхшы гына эшләп килә. Радио аркылы тыңлаучыларга дин яңалыклары җиткерелә, мөселманнар тормышы яктыртыла, шулай ук район имамнары да радиодан даими рәвештә чыгыш ясый.