1 февраль көнне ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге, “Алтын урта” проекты кысаларында тарих фәннәре докторы, профессор, Россиянең һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Индус Таһиров белән очрашу үтәчәк.
Кичәдә милли һәм дини сәясәт турында сөйләшү булачак. Шулай ук президентлар сайлавы алдыннан Русиядәге вәзгыять, дини партияләрнең перспективасы, федерализм мәсьәләләре турында сораулар күтәреләчәк.
Очрашу Диния Нәзарәтенең конференц залында18.00дә башлана. Керү ирекле.