Мәүлид ае чаралары кысаларында Тукай районы мөхтәсибәте мәктәп укучылары арасында Пәйгамбәребезгә (сгв) багышланган инша бәйгесе игълан иткән. Конкурс бер ай дәвамында, төгәлрәк итеп әйткәндә, 25 гыйнвардан алып 25 февральгә кадәр дәвам итәчәк.
“Февраль аенда район имамнары Россия ислам институтына белемнәрен күтәрергә барачаклар. Мөхтәсибәттә имамнар белән беррәттән хатын-кыз мөгаллимнәргә дә зур игътибар бирелә. Тиздән мәчет каршында укытучы хатын-кыз мөгаллимнәребез Яр Чаллы шәһәрендәге “Ак мәчет”кә бер атналык курсларга барып, гыйлемнәрен үстереп кайтачаклар”, дип хәбәр итте район имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов.