Интернет челтәрендә isxak.ru радиосы янәдән эшли башлады. Он-лайн радиода тапшырулар татар һәм рус телләрендә бара. Тыңлаучылар игътибарына түбәндәге сәхифәләр тәкъдим ителә: Коръән сурәләре (50 дән артык укучы башкаруында), тәфсир, хәдисләр, татар мәдәнияте нигезләре (әдәп, әхлак, тәрбия), хөтбәләр, вәгазьләр, Ислам дине турында лекцияләр нәсыйхәтләр. Шулай ук сира – пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) тормыш юлына багышланган аудиоязмалар, гарәп теле дәресләре, балалар өчен «Коръән укырга өйрәнәбез» циклы, шәрыкъ халыклары әкиятләрен тыңларга мөмкин. Радио фонотекасында музыка уен кораллары кулланылмыйча башкарылган нәшидләр дә бар.