Яхшы гыйлем, югары әхлак

27 гыйнвар 2012 ел 16:12

Казан шәһәренең «Госмания» мәктәбе укучыларының төрле фәннәр буенча белем алуларына да, әхлак-тәрбия мәсьәләләренә дә зур игътибар бирелә. Мәктәп мөдире Илсур хәзрәт Фатыйхов хәбәр иткәнчә, киләсе атнада мәктәптә “Математика атналыгы” оештырылачак. Атналык кысаларында математика фәненә багышланган ШТМ, стена газеталары конкурсы һәм башка кызыклы чаралар узачак. Фәнгә багышланган атналыктан соң, хатын-кызлар өчен Коръән мәҗлесенә әзерлек башланачак. Әлеге мәҗлес 24 февральгә планлаштырылган.

“Яшь буын өчен милләтебезнең рухи кыйммәтләрен, дини-милли бәйләнешләрен күрсәтү буыннар арасындагы элемтәне сакларга булыша. Югары әхлакка ия булган укучылар гына фән ягыннан да зур уңышларга ирешәләр”, дип билгеләп үтте мәктәп мөдире.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана