«Хәләл»комитеты: РИУ студентлары белән очрашу

27 гыйнвар 2012 ел 14:49

26 гыйнварда Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния Нәзарәте каршындагы «Хәләл» стандарты комитеты һәм Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе вәкилләре Россия ислам университетында «Икътисад» белгечлеге буенча читтән торып белем алучы студентлар белән очрашты, дип хәбәр итә уку йортының матбугат хезмәте.

Очрашуда «Хәләл» стандарты комитеты рәисе Динар Садыйков, комитет рәисе урынбасары Ирек Җиһаншин, Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең башкарма директоры Марат Низамов, шулай ук Казан һәм Чувашиядән хәләл товарлар җитештерүче эшмәкәрләр, РИУ укытучылары һәм студентлары катнашты.

Динар Садыйков студентларны Татарстанда хәләл товарлар базары барлыкка килү, Комитетны оештыру тарихы белән таныштырды. Шулай ук “Хәләл” комитеты эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләде, Татарстан гына түгел, Башкортстан, Мари-Эль Республикалары, Чиләбе, Түбән Новгород, Пенза, Тула өлкәләре, Ставрополь крае, Ростов-на-Дону, Самара, Мәскәү, Санкт-Петербург җитештерүчеләре белән дә эшләүләрен ассызыклап үтте.

Марат Низамов Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе барлыкка килүе, эшчәнлекләре турында сөйләп үтте.

Очрашу ахырында студентлар кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларын җиткерде. Шулай ук мондый очрашуларны “Экономика” белгечлеге буенча укучылар өчен генә түгел, ә читтән торып белем алучы бөтен студентлар белән дә оештыру тәкъдиме әйтелде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана