2011 елның 26 гыйнварында ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә Коръән Елы оештыру комитетының беренче утырышы үтте. Белгәнебезчә, 2012 елда Россиядә беренче басма Коръән басылуга 225 ел тула, шул уңайдан ТҖ МДНнең Пленумы 2011 елның 29 декабрендә бу елны Коръән елы дип билгеләп үтү карарына килгән иде. Оештыру комитеты утырышында ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров, мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары — ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты башлыгы Җәүдәт Салихов, ТР Президентының Дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Марат Гатин, ТР Дәүләт Советы депутатлары Разил Вәлиев, Фәрит Мифтахов, иҗади берләшмәләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм вәкилләре, дин эшлеклеләре катнашты.
Чарада катнашучылар Коръән елын үткәрү буенча үзләренең киңәш-тәкъдимнәрен җиткерделәр. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев әлеге чараларның әһәмиятлелегенә аерым басым ясады: “Татарларда китапка булган хөрмәт-ихтирам нәкъ менә Изге Коръән китабыннан башланган”. Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Коръән басмаларының иң танылганы – “Казан басмасы” бүгенге көндә үзенең популярлыгын югалта бара, башка шрифт белән басылган Коръәннәрне ешрак очратабыз, дип ассызыклап үтте.
ҮДО – ТҖ МДН рәисе Илдус хәзрәт билгеләп үткәнчә, “Казан басмасы” – Коръән нәшер иткәндә кулланылучы иң таралган шрифт. Татарлар шулай ук үзләренең мәкаме, ягъни Коръән уку стиле белән дә аерылып тора. 14 төп мәкам арасында татар мәкаменең дә булуы сөендерә.
ТР Фәннәр академиясе Президенты Әхмәт Мәзгаров тәкъдим ителгән чараларга “Коръән һәм фән” темасына түгәрәк өстәл уздырырга кирәк, дигән тәкъдим белән чыкты. “Фән һәм динне бер-берсенә капма-каршы куя торган чаклар үтте, бергәләшеп эшләргә кирәк”, - диде ул үз чыгышында. Барлык катнашучыларның да тәкъдимнәре оештыручылар тарафыннан исәпкә алынды.
Коръән Елы уңаеннан үткәреләсе чаралар җәмгыятьнең дини ягын гына түгел, иҗтимагый-сәяси, мәдәни өлкәсен колачлап ала. Коръән елы уңаеннан Казанда гына түгел, бөтен республика буенча Коръән укучылар бәйгесе үткәрү, ММЧнда Коръәнгә багышланган рубрикалар алып бару, түгәрәк өстәлләр (“Коръән һәм сәламәтлек”, “Иҗтимагый тормышта Коръән кыйммәтләре” һ.б.), семинар-конференцияләр (“Татарларда Изге Коръәннне тәфсирләүдә традицияләр”, “Коръән тарихы”, “Коръән һәм хатын-кыз” һ.б.) уздыру, төрле бәйге һәм хәйрия акцияләре үткәрү, шулай ук “Коръән һәм рәсем сәнгате” күргәзмәсе оештыру һәм Изге Коръәнгә багышланган башка чаралар үткәрү күздә тотыла.