Мөнәҗәт кичәсе

25 гыйнвар 2012 ел 16:02

Республика мөхтәсибәтләрендә Мәүлид ае уңаеннан төрле чаралар, бәйгеләр үткәрү, ислам тарихы, шәригать кануннарына аерым игътибар бирү матур гадәткә әйләнеп бара.  Шул уңайдан Яр Чаллы мөхтәсибендә дә махсус вәгазьләр, бәйрәм мәҗлесләре, Мәүлид ашлары үткәреләчәк. Мөхтәсибәтнең Үзәк “Нур-Ихлас” мәчетендә, “ГЭС” мәхәлләсендә, шулай ук “Әбузәр” мәчете янындагы пансионатта “Мөнәҗәт кичәсе” оештырылачак.

“Әлеге кичә мөхтәсибәттә беренче тапкыр үткәрелә, шуңа да махсус әзерлекләр бара. Чарага олы һәм урта буын вәкилләрен генә түгел, яшьләрне дә кызыксындырырга тырышачакбыз, шул рәвешле буыннар арасындагы бәйләнешне яңартырбыз дигән өмет бар”, дип билгеләп үтте Яр Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана