Республика мөхтәсибәтләрендә Мәүлид ае уңаеннан төрле чаралар, бәйгеләр үткәрү, ислам тарихы, шәригать кануннарына аерым игътибар бирү матур гадәткә әйләнеп бара. Шул уңайдан Яр Чаллы мөхтәсибендә дә махсус вәгазьләр, бәйрәм мәҗлесләре, Мәүлид ашлары үткәреләчәк. Мөхтәсибәтнең Үзәк “Нур-Ихлас” мәчетендә, “ГЭС” мәхәлләсендә, шулай ук “Әбузәр” мәчете янындагы пансионатта “Мөнәҗәт кичәсе” оештырылачак.
“Әлеге кичә мөхтәсибәттә беренче тапкыр үткәрелә, шуңа да махсус әзерлекләр бара. Чарага олы һәм урта буын вәкилләрен генә түгел, яшьләрне дә кызыксындырырга тырышачакбыз, шул рәвешле буыннар арасындагы бәйләнешне яңартырбыз дигән өмет бар”, дип билгеләп үтте Яр Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин.