Чаңгы ярышлары үтте

24 гыйнвар 2012 ел 09:11

2012 елның 22 гыйнварында ТР мөселманнары Диния нәзарәте Казанның Идел буе районының 136 нчы номерлы мәктәбендә мөселман яшьләре арасында чаңгы ярышлары үткәрде. Ярышларда “Салихҗан”, “Солтан”, “Рамазан”, “Әҗем”, “Ал”, “Кабан арты”, “Фәрхәд”, “Әниләр”, “Борнай”, “Өметлеләр”, “Ризван”, “Гадел” мәчетләре, РИУ, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе вәкилләре катнашты.

Беренче урынга Сираҗев Рәмис (Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсенең III курс шәкерте) лаек дип табылды. Икенче урын – Сабитов Айдарга (“Кабан арты” мәчете), өченче урын Фәррахов Рәшиткә (“Ризван” мәчете) бирелде. Җиңүчеләргә дипломнар, медаль һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана