Мөселман тоткыннар өчен китаплар

23 гыйнвар 2012 ел 12:10

Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Җөмһүриятенең мөселманнары Диния нәзарәте, Мөфти Илдус хәзрәт инициативасы белән, дини-агарту эшләре алып бару өчен ТР ҖҮФХИнең төзәтү колонияләренә китаплар җыеп тапшырды. Әлеге җыелмага түбзәндәге китаплар керде:

1.     «Ислам турында бәян ит» – ҮДО – ТҖ МДН тарафыннан нәшер ителгән;

2.     «Намаз посланника Аллаха» – авторы Әхмәт Нәзири;

3.     «Гыйбадат Исламия» – авторы Әхмәтһади Максуди;

4.     2012 елга «Фатиха» календаре– «Идел-пресс» нәшрияты.

ҖҮФХ һәм төзәтү колонияләре җитәкчеләре белән килешенеп, китаплар Татарстан территориясендәге ТКндәге мәчетләргә һәм гыйбадәт бүлмәләренә тапшырылды.

ТР буенча ҖҮФХ белән бәйләнешне координацияләү бүлеге вәкилләре Түбән Камада (ТК-4, ДТУ ТК-1), Менделеевскида (ТК-10), Питрәчтә (ТК-3), Яшел Үзәндә (ТК-5) һәм Казанның (ТК-2, ТК-18, ТК-19, 9нчы номерлы Казан тәрбия колониясе) төзәтү колонияләрендә булып кайттылар.

Ислам динендәге тоткыннар белән очрашу вакытында, дин һәм шәригать кануннары буенча лекцияләр, вәгазьләр һәм файдалы әңгәмәләр оештырылды. ТҖ МДН вәкилләре ТКләре җитәкчеләре һәм тәрбиячеләре белән очрашты, алар үз чиратларында тоткыннар белән киләчәктә дә дини-әхлакый тәрбия өлкәсендә эшчәнлекне дәвам итәргә теләк белдерделәр.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана