Сәнгать аша иманга

23 гыйнвар 2012 ел 11:44

Гыйнвар аенда Ютазы районы авылларында дини эчтәлектәге спектакльләр куя башлаганнар. Тамашада мәктәп укучылары да, урта һәм олы буын вәкилләре дә актив катнаша; сәхнә әсәрләрен дин һәм шәригать кануннарын үзәккә куеп үзләре иҗат итәләр. 18 февральдә район үзәгендә бәйгенең икенче этабы булачак, март аенда исә Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Норлат, Чирмешән һәм Ютазы районнары үзләре үзешчән сәнгатьләре белән региональ этапта очрашачак. Спектакльләрнең эчтәлекләренә килгәндә, мөселманча исем кушу, яшәү рәвеше, бала һәм ана мөнәсәбәте, гаилә төзү кебек көнүзәк мәсьәләләрне яктыртуга аерым басым ясала, дип хәбәр итте Мөслим имам-мөхтәсибе һәм көньяк-көнбатыш регион казые Марат хәзрәт Мәрданшин.

Районда мәчетләрне төзекләндерү һәм мөселман зияратын ачу мәсьәләсе дә хәл ителгән. 26 гыйнварда  мөхтәсибәттә район имамнары җыелышы булыр дип көтелә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана