Гыйнвар аенда Ютазы районы авылларында дини эчтәлектәге спектакльләр куя башлаганнар. Тамашада мәктәп укучылары да, урта һәм олы буын вәкилләре дә актив катнаша; сәхнә әсәрләрен дин һәм шәригать кануннарын үзәккә куеп үзләре иҗат итәләр. 18 февральдә район үзәгендә бәйгенең икенче этабы булачак, март аенда исә Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Норлат, Чирмешән һәм Ютазы районнары үзләре үзешчән сәнгатьләре белән региональ этапта очрашачак. Спектакльләрнең эчтәлекләренә килгәндә, мөселманча исем кушу, яшәү рәвеше, бала һәм ана мөнәсәбәте, гаилә төзү кебек көнүзәк мәсьәләләрне яктыртуга аерым басым ясала, дип хәбәр итте Мөслим имам-мөхтәсибе һәм көньяк-көнбатыш регион казые Марат хәзрәт Мәрданшин.
Районда мәчетләрне төзекләндерү һәм мөселман зияратын ачу мәсьәләсе дә хәл ителгән. 26 гыйнварда мөхтәсибәттә район имамнары җыелышы булыр дип көтелә.