Түбән Камада төзелеп килүче 3нче мәхәллә мәчетендә 50 кешелек намаз уку бүлмәсе ачылды. Әлеге гыйбадәт бүлмәсе җылытыла, намаз уку өчен барлык шартлар һәм уңайлыклар да тудырылган.
Мәчет төрле оешмалар һәм халыктан килгән акчалата ярдәмгә 2007 елда төзелә башлаган иде. 2011 елда мәчеткә манара куелды. Мәчетнең гомуми мәйданы – 1100 кв.м., барлыгы 700 кешегә исәпләнгән. Мәчетнең төзелешенең тәмамлану вакыты әлегәчә төгәл билгеле түгел.
Чыганак: tatar-inform.ru