2012 елда Россиядә беренче басма Коръән басылуга 225 ел тула. Әлеге басма Россия императрицасы Екатерина II 1787 елгы карары нигезендә дөнья күрә. Гарәп графикасы нигезендәге литерлар өчен рәсемнәр татар дин әһелләре тарафыннан ясала. Нәкъ шул хәрефләр нигезендә киләчәктә Коръәннең мәшһүр “Казан басмасы” барлыкка килә.
Изге Коръәннең татар халкының рухи мәдәниятенең нигезе булуын исәпкә алып, ТР Мөселманнары Диния Нәзарәте Пленумы 2012 елны Коръән елы, дип игълан итәргә карар кылды.
Әлеге елны республикада тиешле дәрәҗәдә үткәрү өчен, Коръән елының оештыру комитетын төзү планлаштырыла. Оештыру комитетының беренче утырышы 26 гыйнварга планлаштырыла.
Коръән елы кысаларында үткәреләчәк чаралар планы белән тиздән Диния Нәзарәте сайтында танышып булачак.