2012 елның 20 гыйнварында “Зәкәт” Хәйрия Фонды Югары Ослан районындагы картлар һәм өлкәннәр йортларындагы мохтаҗларга памперслар белән ярдәм күрсәтте. Памперсларны Җиһаншиннар гаиләсе китерде, әлеге гаиләнең үзендә дә балалар церебраль параличы диагнозлы авыручы кыз тәрбияләнә. Җиһаншиннарга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез!
Республикадагы күпләгән мохтаҗларга акчалата һәм материаль ярдәм кирәк. Шул исәптән волонтерларны җәлеп итүдә, бәйрәм һәм хәйрия акцияләрен оештыруда катнашырга теләүчеләрне көтеп калабыз!