Күптән түгел Кайбыч мөхтәсибәтендә имамнар җыелышы булып үткән. Үткәрелгән чарада агымдагы елга эшчәнлекнең юнәлешләре һәм чаралар буенча фикер алышу булган. Март-апрель айларында район мәхәлләләрендә узачак “Коръән” конкурслары һәм Мәүлид ае буенча әзерлек эшләре башланып киткән.
Үткәрелгән чарада район муниципаль берәмлеге башлыгы Җәүдәт Гаффаров, район полиция башлыгы полковник Рамил Хәбибуллин, республиканың көньяк-көнбатыш регионы казые Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, район мөхтәсибе һәм имам-хатыйблар катнашкан.
Район мөхтәсибе Дамир хәзрәт билгеләп үткәнчә, дини уку йортларда гыйлем алучы шәкертләрне җәйге лагерьларга кайтартуны да инде кайгырта башлаганнар.