Җәлил хәзрәт: “Яшь буынны тәрбияләүгә аерым игътибар биребез”

20 гыйнвар 2012 ел 09:59

Шушы көннәрдә Балтач мөхтәсибәтендә хаҗ сәфәре буенча район халкы белән очрашу оештырылган. Бүгенге көндә район җирлегендә 100дән артык хаҗи бар. Очрашу барышында хаҗилар үзләренең фикерләре, сәфәрдән алынган тәэсирләре белән уртаклаштылар, әлеге фарыз гамәлне кылырга җыенучыларга үзләренең киңәшләрен җиткереп, күптөрле сорауларына җавап бирделәр.

Балтач авылларында да дин-мәгариф өлкәсендә актив эшчәнлек алып барыла. Нөнәгәр авылында 18 гыйнварда мәктәп укучылары белән Әхлак дәресләре буенча ачык дәрес оештырылган. Очрашуда район мәгариф бүлеге вәкилләре, урта мәктәп укытучылары, Балтач районы шагыйре Гамирҗан Мөхәммәтшин катнашкан. “Яшь буынга гыйлем бирүгә, әхлак-тәрбиясен кайгыртуга аерым игътибар бирәбез, мондый файдалы чаралар башка авылларда да үткәреләчәк”, дип билгеләп үтте районның имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана