Хөрмәтле милләттәшләребез, дин кардәшләребез! 4нче февральда бик кадерле рабигыль-әүвәл 12 көненең — Пәйгамбәребезне искә алу булачак. Рабигыль-әүвәл аен халыкта Мәүлид ае дип йөртәләр. Бу айда Мәүлид ашлары үткәрелә. Пәйгамбәребез тормышы өйрәнелә, күпләп салаватлар әйтелә.
Пәйгамбәребезнең яшәү рәвеше безнең барыбыз өчен дә олы үрнәк — якты маяк булып тора. Һәрберебез дә үзебездә Пәйгамбәребез сыйфатларын тәрбияләргә омтылырга тиешбез.
Халкыбыз Мәүлид аен бик борынгыдан ук ай буе хөрмәтләгәннәр. Күрше-күлән, туган-тумача, кардәш арасында динебез кушканча шәфкать-миһербанлы булу тагын да арткан. Хәзер дә Мәүлидне олы хөрмәтләп кичәләр үткәрелә. Шуларның берсен Мәрҗани мәчете белән берлектә «Мөслимә» иҗтимагый оешмасы үткәрә. Кичә 3нче февраль — җомга көнне сәгать 14.00дә "Мәрҗани" мәчетендә узачак. Кичәдә имамнар, зыялылар, галимнәр чыгыш ясаячак. Килгән кунаклар мөнәҗәтчеләрне дә тыңлый алачаклар. Рәхим итегез! Бергәләп Мәүлид аен каршы алыйк!
Чыганак: http://musulman.su/