Татарстандагы һәр бишенче никах – катнаш

18 гыйнвар 2012 ел 13:27

Azatliq.org хәбәр итүенчә, соңгы өч елда Татарстанда катнаш никахлар саны арткан. ЗАГС идарәсе башлыгы урынбасары Борис Хафизов үзенең әңгәмәсендә, 2011 елны төрле милләттән булучылар арасында 7 мең 881 никах теркәлгән. Чагыштыру өчен: 2010 елда бу сан 6 мең 650 булса, 2009 елда 6 мең 410 никах тәшкил иткән. Димәк, 2011 елда Татарстандагы һәр бишенче никах – катнаш булган.

Милләтара гаилә коручылар арасында иң күп санны татар белән урыслар арасындагы никахлар тәшкил итә. Аннан соң татар белән чуашлар һәм башка милләтләр килә икән.

Борис Хафизов әйтүенчә, татар белән татар арасындагы никахлар ныграк дигән нәтиҗәгә килгәннәр.

Димәк, узган ел язылышкан җиде меңнән артык катнаш никахтагылар инде үз милләтен күрсәткән һәм аларның саны төгәл. Шул ук вакытта милләтне күрсәтмәүчеләрне искә алганда, бу сан тагын да күбрәк булырга мөмкин кебек тоела. Ләкин моны фаразларга гына кала, ди белгеч.

Гаилә – җәмгыятьнең иң кечкенә берәмлеге, шуңа да гаилә кору, аның ныклыгы аерым бер кешеләр арасындагы проблема булудан бигрәк, җәмгыятьне дә борчырга тиеш. Динебездә дә гаилә коруга аерым игътибар бирелә.

 “Никах дингә һәм милләткә хезмәттер. Никах газиз динебезне вә милләтебезне саклар, никахсыз тору дини вә милли барлыкны ашап бетерер һәм боларның югалуына сәбәп булыр. Никах – һәр милләтнең нигезедер. Никахлашып өйләнешү бетсә, милләт тә бетәр. Бу бер илаһи канундыр”, диелә хәдисләрдә. Ә катнаш никахларга килгәндә, башка милләт вәкилләре белән корылган гаилә милләткә хезмәт булып саналамы соң? Халкыбызның борынгыдан өзелмичә килгән гореф-гадәтләрен, милли йолаларны катнаш никах эчендә генә түгел, бер милләт вәкилләреннән булган гаиләләрдә саклап калу кыенлаша. Глобальләшү чорында милли үзенчәлекләр йотыла бара, шуңа да катнаш никах эчендә аларның сакланмаячагы көн кебек ачык.

Гаилә – милләтнең иң кечкенә кисәге, булуын онытмасак иде. Гаилә көчле булса, милләт тә көчле булыр, шуның өчен Ислам дине гаиләгә бик зур әһәмият бирә. Җәмгыятебезнең нык булуын теләсәк, гаилә кору гына түгел, ир белән хатынның бер дин һәм бер милләттән булуы да зарур.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана