15 гыйнварда Диния нәзарәте Казан шәһәрең Вахитов районында урнашкан 41нче номерлы мәктәбендә мөселман яшьләре арасында тимераякта шуу буенча ярышлар үткәрде. Бәйгедә Казанның «Мәрҗани», «Солтан», «Рамазан», «Әҗем», «Ал», «Кабан арты», «Фәрхәд», «Әниләр», «Салихҗан», «Борнай», «Өметлеләр», «Ризван» мәчете командалары, шулай ук РИУ студентлары, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкертләре катнашты. Нәтиҗәдә, беренче урынга Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең 2 нче курс Рамил Гыйлманов лаек булды. Икенче һәм өченче урыннарда – «Кабан арты» мәчете командасы вәкилләре Айназ Зарипов һәм Булат Насыйбуллин. Җиңүчеләргә дипломнар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Тимераякта шуу ярышлары
18 гыйнвар 2012 ел 12:49

Соңгы яңалыклар

2020 елда Нәзарәтнең «Зәкят» фонды 60 авыру кешене дәвалауга финанс ярдәме күрсәтте
30 декабрь 2020 ел 17:25

«Даруль-ифта» мөселман сall-үзәге 2020 елда халыктан ун мең мөрәҗәгать кабул итте
30 декабрь 2020 ел 16:00
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы