15 гыйнварда Диния нәзарәте Казан шәһәрең Вахитов районында урнашкан 41нче номерлы мәктәбендә мөселман яшьләре арасында тимераякта шуу буенча ярышлар үткәрде. Бәйгедә Казанның «Мәрҗани», «Солтан», «Рамазан», «Әҗем», «Ал», «Кабан арты», «Фәрхәд», «Әниләр», «Салихҗан», «Борнай», «Өметлеләр», «Ризван» мәчете командалары, шулай ук РИУ студентлары, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкертләре катнашты. Нәтиҗәдә, беренче урынга Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең 2 нче курс Рамил Гыйлманов лаек булды. Икенче һәм өченче урыннарда – «Кабан арты» мәчете командасы вәкилләре Айназ Зарипов һәм Булат Насыйбуллин. Җиңүчеләргә дипломнар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Тимераякта шуу ярышлары
18 гыйнвар 2012 ел 12:49

Соңгы яңалыклар

Нәзарәтнең "Хозур" нәшрият йорты татар һәм рус телләрендә сайланма сүрәләр һәм аятьләр китабын нәшер итте
14 гыйнвар 2021 ел 14:32

Татарстан мөфтияте Коми мөселманнарына Коръәннең татар телендәге мәгънәви тәрҗемәләрен бүләк итте
14 гыйнвар 2021 ел 14:23

Нәзарәтнең "Хозур" нәшрият йорты “Фазаилеш-шөһүр яки саваплы гамәлләр” китабын нәшер итте
13 гыйнвар 2021 ел 15:21
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы