Шушы көннәрдә Кукмара мәдрәсәсе шәкертләре Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев очрашканнар. Очрашу барышында яшьләр күп кенә кызыксындырган сорауларына җавап таба алган.
Шулай ук Кукмара районы авылларында Мәүлид ашлары үткәрелә башлаган. Аш-Буҗи, Уразай авыллары мөселманнары инде бу саваплы табыннарга җыелырга өлгергән. Тиздән бу саваплы эшне районның башка авыллары да дәвам итәчәк, дип хәбәр итә Кукмара мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин.