Җинаятьләр саны кими

17 гыйнвар 2012 ел 16:38

ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Тикшерү комитеты 2011 елга нәтиҗәләр ясады. Реформалар нәтиҗәсендә тикшерү комитеты структурасындагы 200 гә якын хезмәткәр кыскартылуга карамастан, бөтен күрсәткечләр дә яхшырган. Тикшерүгә кертелгән эшләрнең гомуми саны – 37 меңнән артык. Бу 2010 ел белән чагыштырганда 12 процентка әзрәк. Ягъни республикада җинаятьләр саны кими, дигән сүз.

Бу күрсәткечләр, әлбәттә, хокук саклау органнарының эшчәнлегенә турыдан-туры бәйле. Әмма бу саннарга дин эшлеклеләре дә үз өлешен керткән, дип исәпләргә мөмкиндер. Нинди генә чикләүләр, җәзалар булмасын, “башканыкына тимә”, “золым кылма” кебек төшенчәләр кешенең акылында, йөрәгендә булмаса, нәтиҗәгә ирешеп булмый. Моның өчен исә күңелдә ислам нуры булырга тиеш.

Шул максаттан, республиканың дин эшлеклеләре зур эш башкара. Мәчетләрдә балаларга кечкенәдә ислам дине нигезләрен өйрәтү өчен курслар уза. Дини белем алырга теләүчеләр өчен дә бөтен мөмкинлекләр ачык. Казанда да, районнарда да төрле буын вәкилләре өчен чаралар – дин эшлеклеләре белән очрашулар, Рамазан ае вакытында ифтарлар, Мәүлид бәйрәме уңаеннан дини концертлар, балалар өчен Коръән уку, намаз уку буенча ярышлар уздырыла. Бу – мөселман өммәтен берләштерү чарасы да. Мәчетләр, имамнар һәрвакыт ярдәм итәргә, киңәш бирергә әзер. Инде хаталанып, ялгышлык кылган мөселман кардәшләргә дә ярдәм итү өчен барысы да эшләнә. Төрмәләрдә утыручы мөселманнар өчен намаз уку, ураза тоту, башка гыйбадәтләрне башкару өчен шартлар тудыру өстендә эш бертуктаусыз алып барыла.

Бу эшләрнең нәтиҗәләре дә күренә. Елдан-ел ислам кушканча яшәүчеләр, мәчеткә йөрүчеләр саны арта. Рәсми саннар күрсәткәнчә, җинаятьләр саны кими. Мөселман өммәтенең уртак тырышлыгы һәм хокук саклау органнарының гадел эшчәнлеге нәтиҗәсе буларак, киләчәктә дә шулай дәвам итәр, дип ышанасы килә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана