Интернет – күзәтү астында

17 гыйнвар 2012 ел 14:58

Иранның интернетны күзәтүче полициясе интернет кафелар өчен яңа тәртипләр кертә, дип хәбәр итә www.azatliq.org сайты. Яңа тәртипләр нигезендә интернет кафега килүчеләрнең шәхси мәгълүматы язып алыначак һәм кайсы сайтларга керү тарихы белән бергә ярты ел дәвамында сакланачак. Шулай ук интернет кафеларга камералар кую, керергә тыелган дип саналган сәхифәләрне ябу планнары да бар.

3 гыйнвар көнне игълан ителгән яңа тәртипләрне кертү өчен интернет кафеларга 15 көн вакыт бирелгән. Яңа тәртипләр Иранның дәүләт интернетын булдыру тырышлыклары вакытына туры килде. Бу атнада Иранда интернетның тизлеге кимүе дә аны эшләтеп җибәрүгә әзерлек белән бәйле булуын язды. “Роозегар” бу чиста интернетның ике атна дигәндә эшләп китәчәген белдерде.

Пәйгамбәребез (сгв): «Дөнья күренеше гүзәл һәм татлыдыр. Әгәр аны берәү тиешенчә кулланса, ул кеше мөбарәк булыр – рәхәттә булыр. Әгәр нәфесе теләгән нәрсәгә чумып, шуның артыннан чапса, кыямәт көнендә ул кешегә уттан башка нәрсә юк», – дигән. («Җәвамигуль-кәлим», 46 нчы сан). Интернетка килгәндә, бер яктан, ул бик яхшы: теләгән мәгълүматыңны табарга, кешеләр белән аралашырга, акча эшләргә дә мөмкин. Кыскасы, бүгенге көндә интернет вакытны экономияли, әйтик, интернет аркылы транспортка билетлар да, тормыш кирәк-яракларын да алып була. Шулай да “бер яхшының бер яманы” була дигәндәй, интернетта да яраксыз әйберләр җитәрлек. Кызганыч ки, бүгенге көндә яшьләр нәкъ менә шул кирәкмәгән, тискәреләрен күбрәк кулланалар да: ни дисәң дә, бөтен әйбер кызык, нәрсә күрәләр, шуңа “чумалар”. Бүгенге көн яшьләрен интернет кебек XXI гасыр могҗизаларыннан аерып булмый. Шуңа да яшүсмерләрнең, балаларны кирәксез, яраксыз мәгълүматтан чикләргә телибез икән, бишектән дөрес тәрбия бирү зарур. Соңыннан чикләүләр белән генә мәсьәләне тулысынча хәл итеп булмаячак. Бала яшьтән үк начар белән яхшыны аера белергә өйрәнсә, ягъни ата-ананың дөрес тәрбиясен алса, дәүләтнең күзәтүе дә кирәк булмаячак. Бары тик күмәк һәм бердәм эшләп кенә дөнья гүзәлекләрен яхшылыкта кулланырга, һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешергә була.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана