Сакланганны Аллаһы саклар!

16 гыйнвар 2012 ел 22:31

Бөтен илне шаулаткан “Булгария” теплоходы һәлакәтеннән соң ярты ел үтте, дигәндә, суда янәдән зур фаҗига булмый калды. Төзүчеләре мәңге батмаслык, дип төзегән “Коста Конкордия” круиз лайнеры әздән генә 4 меңнән артык кеше өчен кабергә әйләнмәде. Аллаһы Тәгалә саклап калды. Кайчандыр “Титаник” турында да “батмас” дигәннәр. Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында шул.

Зур һәлакәтләр саен елдан-ел арта сыман. Үткән елның елның икенче яртысы Рәсәй өчен аеруча хәвеф-хәтәрле булды: “Булгария” теплоходының батуы, Як-42 самолетының һәлакәткә очравы, Охота диңгезендәге “Кольский” бораулау платформасының һәлакәтен искә алсак та җитә. Шуңа да узган ел күпләр өчен катаклизмнар һәм һәлакәтләр елы буларак истә калды.

Аллаһы Сөбхәнәхү вә Тәгалә Изге Коръәндә: “Мин сезне бәла-казалар, ачлык-ялангачлык белән сынармын, малларыгыз, туганнарыгыз, якыннарыгызны югалтырсыз, шул рәвешле сезнең сабырлыгыгызны тикшерермен”, дигән.

Әлеге аять елдан-ел үз көчен раслый бара. Ике ел элек корылык белән сынаса, узган ел хәвеф-хәтәрләргә бай булды. Шулай да, барысын да “шулай язгандыр”га гына аударып калдыру да ярамый... Узган елдагы вакыйгаларга килгәндә бигрәк тә... Еш кына юл һәлакәтләре ашыгу, вакытны эклномияләү, үз эшебезгә бармак аша карау (әйтик, “Булгария” һәлакате) аркасында килеп чыга. Бер тапкыр бирелгән гомереңә салкын карау, кадерен белмәү өчен Аллаһ каршында җавап тотасы бар – шуны онытмасак иде.

2012 ел – башкалабыз өчен Универсиадага әзерлек елы: юлларыбыз киңәя, транспортларыбыз көннән-көн арта. Һәр көнебез транспорт белән бәйле, шуңа да бер генә бирелгән гомеребезгә битарафлык күрсәтмик, юлларда сак булыйк. Сакланганны Аллаһы саклый ул! 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана