Ислам динен кабул итүгә 1000 еллык исемендәге Казан мәдрәсәсендә читтән торып укучыларның кышкы имтиханнары дәвам итә. Татарстан, Мәскәү, Башкортстан, Чувашия, Самара, Түбән Новгородтан һәм башка төбәкләрдән килгән 60 тан артык шәкерт арасында үз шәһәр-авыларында имам-мөхтәсиб, имам-хатыйб, мөәзиннәр вазыйфаларын башкаручылар да бар.
Уку йортының шәкертләрне дин һәм җәмәгать эшлеклеләре белән очраштыру традициясе бар. Бу матур гадәтне дәвам иттереп, быел да укучылар өчен Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм ТР Дәүләт Советы депутаты, җәмәгать эшлеклесе, драматург Туфан Миңнуллин белән очрашулар уздырылды. Җәлил хәзрәт шәкертләргә мәхәлләләрдә эшләү һәм мәчетләрдә башлангыч дини белем бирү өчен дәресләр үткәрү турында сөйләде. Укучылар үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап таба алды. Туфан Миңнуллин исә дингә мөнәсәбәте, ислам дине үсеше, дәүләт белән бәйләнешләре турында сөйләде, укучыларның сорауларына җавап бирде.