2012 елның 12 гыйнварыннан 12 февраленә хәтле ТР мөселманнары Диния нәзарәте “Минем мәчет” бәйгесенә рәсемнәр кабул итә.
Бәйгенең максаты – балаларны татар халкының рухи-әхлакый кыйммәтләре белән таныштыру, сәләтле яшүсмерләрне үстерү өстендә эшләү һәм иҗади башлангычларына ярдәм итү.
Бәйгедә 16 яшькәчә балалар катнаша ала.
Эшләрне 420111, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6/27 адресына яисә dummol@inbox.ru электрон адресына җибәрә аласыз.
Иң яхшы эшләргә ТҖ МДНнең дипломнары һәм истәлекле бүләкләре тапшырылачак.