ТР мөселманнары Диния нәзарәте “ТРның Вакф” Фондын оештырып җибәрде. Фондның төп максаты – материаль һәм финанс база булдыру; аны мөселман дини оешмалары эшчәнлегенең социаль, хәйрия, мәдәни, мәгариф һәм башка иҗтимагый әһәмияткә ия булган өлкәләрендә тиешле дәрәҗәдә ирекле кертемнәр буларак куллану.
Фонд мөселман дини оешмаларына, шул ук вакытта мөселман уку учреждениеләренә һәм балалар йортларына, социаль һәм материаль ярдәмгә мохтаҗ булган аерым гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтә; мәдәни һәм хәйриячелек характерындагы биналарны саклау, төзекләндерү, яңартып коруда катнаша. Фонд тарафыннан оештырылган проектларны тормышка ашыруга ярдәм итә.
Фондның генераль директоры – Гыйбадуллин Гамир Рәхим улы.
“Татарстан Республикасы Вакф” Фонды түбәндәге адрес буенча урнашкан: 420111, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6/27 йорт.