“ТРның Вакф” Фонды оештырылды

11 гыйнвар 2012 ел 20:51

ТР мөселманнары Диния нәзарәте “ТРның Вакф” Фондын оештырып җибәрде. Фондның төп максаты – материаль һәм финанс база булдыру; аны мөселман дини оешмалары  эшчәнлегенең социаль, хәйрия, мәдәни, мәгариф һәм башка иҗтимагый әһәмияткә ия булган өлкәләрендә тиешле дәрәҗәдә ирекле кертемнәр буларак  куллану.

Фонд мөселман дини оешмаларына, шул ук вакытта мөселман уку учреждениеләренә һәм балалар йортларына, социаль һәм материаль ярдәмгә мохтаҗ булган аерым гражданнарга адреслы ярдәм күрсәтә; мәдәни һәм хәйриячелек характерындагы биналарны саклау, төзекләндерү, яңартып коруда катнаша. Фонд тарафыннан оештырылган проектларны тормышка ашыруга ярдәм итә.

Фондның генераль директоры – Гыйбадуллин Гамир Рәхим улы.

“Татарстан Республикасы Вакф” Фонды түбәндәге адрес буенча урнашкан: 420111, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6/27 йорт.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана