2012 елның 9 гыйнварында Бөгелмә шәһәренең үзәк мәчетендә кышкы мөселман лагереның ябылу тантанасы булып үтте. Үткәрелгән чарада мәхәллә халкы, балаларның ата-аналары һәм җирле телвидение катнашты. Лагерьда катнашучыларга, пешекчеләргә һәм әйдаманнарга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Исегезгә төшерәбез, 6 көн дәвамында мәчет каршында 40тан артык бала дини гыйлем алды: Коръән сүрәләре һәм догалар өйрәнделәр. Укудан тыш, балалар өчен урамда кышкы уеннар оештырылды. Шулай ук ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашуда юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәттеләр.