Ростов-на-Дону шәһәренең «Евродон» компаниясе хәләл күркә итен Казанда сата башлады. Бу компания күркә итен түшкәләп тә, ярымфабрикат рәвешендә дә, шулай ук колбаса ризыклары итеп тә әзерли. Шулай итеп, хәзер хәләл күркә итен татарстанлылар да авыз итә алачак. Бу ризыкны Казанның «Real» гипермаркетында табып була.
Якын арада күркә ите башка урыннарда да сатыла башлар дип көтелә.
Билгеле булганча, «Евродон» компаниясе, беренчеләрдән булып, хәләл күркә ите җитештерүне җайга салды. «Евродон»ның сыйфатлы азык-төлеген инде күптәннән Үзәк һәм Көньяк федераль округларында кулланалар.
Күркәләр Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты күзәтчелегендә Ростов мөселманнары Диния нәзарәте экспертлары тарафыннан чалына.
Чыганак: www.halalrf.com