2012 елның 3 гыйнваренда Бөгелмә шәһәрендә мөселман балалары өчен кышкы лагерь ачылды. Ул шәһәрнең Җәмигъ мәчетендә һәм аның янындагы башлангыч мәдрәсәдә үтәчәк. Лагерь иртәнге сәгать уннан көндезге икегә кадәр эшли.
Балаларны югары дини мәдрәсә тәмамлаган егетләр һәм кызлар тәрбияли. Биредә балалар ислам дине нигезләрен үзләштерәчәк, эчкечелеккә һәм наркоманиягә каршы тору юнәлешендәге әхлак кагыйдәләрен ныгыта төшәчәк. Барлык чаралар да яшүсмерләрне социаль явызлыклардан йолып калу максатыннан чыгып үткәрелә, аның нигезендә гөнаһлы эш-гамәлләрнең ятуы төшендерелә. Шулай ук балалар күп төрле уеннарда катнаша, әйтик, аларның иң яраткан шөгыле – мәчет каршындагы таудан шуу. Бу “уен”ны зурлар да үз итә.
Хәзерге вакытта лагерьга төрле яшь категориясендә булган утыздан артык бала йөри. Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге оештырган мондый лагерь үз эшен 9 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.