Хатын-кызлар өчен курслар үтәчәк

05 гыйнвар 2012 ел 21:23

10 гыйнвардан Казанның Мәрҗани мәчетендә дин юлына яңа гына баскан мөслимәләр өчен курслар эшли башлый. Әлеге дәресләргә ислам диненең барлык кануннарын үтәп яшәргә теләгән, ләкин дини белемнәре булмаган туташларны һәм ханымнарны көтәләр.

Курсларны Казан мөхтәсибәте оештыра. Алар өч айга сузылачак. Шушы вакыт эчендә хатын-кызларга иман, Коръән һәм фикъһ нигезләре укытылачак. Дәресләр атнага дүрт тапкыр: дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә кичке сәгать алтыда оештырыла. Курслар түләүсез.

Шунысы кызык: оештыручылар хәбәр иткәнчә, кайбер мөселманнар хәләл җефетләренең кичке якта өйдә булуын таләп итә, шунлыктан андыйлар өчен аерым төркем туплыйлар. Алар көндезге сәгать өчтә җыялачак.

Казан мөхтәсибәтенең тәгълимат бүлеге белгече Регина Тохтамышева белдерүенчә, укыту берьюлы татар һәм рус телләрендә алып барылачак. “Без моңа кадәр яулык бәйләү буенча махсус тренинг уздырган идек. Әлеге чарага бик күп мөслимәләр килде. Һәм аларның шактые татарча начар аралаша. Өстәвенә, араларында рус милләтеннән булган туташлар да бар иде. Шуңа күрә, бу юлы җыелган төркемдә татар телен начар аңлаучылар булса, дәресләрне татарча-русча алып барачакбыз, – диде ул. – Дәресләрне татар мөгаллимәләре алып барачак. Алар ислам динен үзебезнең җирлектәге гореф-гадәтләр белән бергә бәйләп аңлатачак”.

Өч айлык курслар тәмамланганнан соң, мөслимәләрне гарәп теле дәресләре көтә. Алары да түләүсез булачак.

Рамил САФИН

Чыганак: www.azatliq.org

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана