2011 елның 29 декабрендә ТҖ МДН бинасында Пленум утырышы булып узды.
Утырышны ТРның Мөфтие ачып җибәрде, барлык Пленум катнашучыларын да Диния нәзарәтенең үтеп баручы елдагы эшчәнлеге белән таныштырды.
ТҖ МДНнең беркетмәләр бүлеге җитәкчесе 2011 елда Хаҗ сәфәре буенча нәтиҗәләр чыгарды. Диния нәзарәтенең Үзәк ревизион комиссиясе җитәкчесе Мирхәт хәзрәт Җамалиев комиссия тарафыннан тикшерелгән мөхтәсибәтләр һәм Диния нәзарәтенең бүлекләрендәге төп кимчелекләрне билгеләп үтте.
Утырыш азагында бердәм рәвештә 2012 елны Изге Коръән елы дип игълан итү карарына килделәр.