Манараны торгыздылар

12 декабрь 2011 ел 16:57

2011 елның 11 декабрендә Болгар шәһәренең Җәмигъ мәчетенең манарасы яңа конструкция белән торгызылды. Манараның үзгәртеп коруга шәхси эшмәкәр Мәгърифәтуллин Нәзгать Хаҗи булышлык күрсәткән.

Чарада район башлыгы Камил Әсхәт улы Ногаев, район имам-мөхтәсибе Фәргат хәзрәт Минсагиров, көньяк регион казые Алмаз хәзрәт Шәрифуллин, ТР Мөфтие урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең гомуми бүлек җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин,ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов, республиканың көньяк төбәгенең (Яңа Чишмә, Норлат, Аксубай, Чистай районнары) имам-мөхтәсибләре һәм район имамнары катнашты.

Алмаз хәзрәт һәм Абдулла хәзрәт мәхәллә халкына вәгазь укыдылар. Чара ахырында Диния нәзарәте вәкилләре мәчетнең манарасын торгызырга булышкан кешеләргә Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов исеменнән рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана