2011 елның 20 декабрендә ТҖ МДНдә мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе советының чираттагы утырышы булып үтте. Утырышта ассоциациянең киләчәктәге эшләре балән таныштылар, 2012 елга якынча план төзелде:
1. “Хаҗи костюмы” исемндәге дизайнерлар конкурсы үткәрү
2. “Республика ифтары 2012”не оештыру
3. “Зәм-зәм” суы” (мохтаҗ кешеләргә зәм-зәм суын тапшыру мөмкинлеге)
Ассоциация шулай ук төрле семинар, конференция, хәйрия акцияләре үткәрергә ниятли.
Шулай ук утырышта катнашучылар Лобачевский, 6 урамында урнашкан Ассоциациянең офисын да техник яктан яхшырту, аңа фирма стилен кертү, рәсми сайт һәм символика булдыру буенча фикер алыштылар.