«Энҗе» бәйгесендә сәләтле мөслимәләр күпләрне гаҗәпкә калдырды

19 декабрь 2011 ел 10:32

2011 елның 17 декабрендә «Энҗе» I Республикакүләм сәләтле мөслимәләр бәйгесе үтте. Әлеге чара кул эшләре күргәзмәсе формасында РИУның актлар залында үткәрелде. Параллель рәвештә мөслимәләр өчен кул эшләре буенча төрле мастер-класслар да оештырылды.

Бәйгегә Татарстанның төрле төбәкләреннән 30лап катнашучы җыелган иде. Мөслимәләр үзләренең кул эшләре белән күпләрне сокландырды. Республикада беренче тапкыр оештырылучы әлеге бәйгенең җиңүчеләре дип түбәндәгеләр табылды:

1. «Иң матур бизәлеш» номинациясендә «Сандыгым» композициясе белән Сөмбел Гаффарова,

2. «Ислам һәм иҗат» номинациясендә Чаллыдан килгән кунак — шамаил чигү формалары әзерләүче Рәсилә Туктарова,

3. «Хенд-мейд креатив» номинациясендә декоратив мендәрләр алып килгән Арча кызы Дания Әкъмалетдинова,

4. «Файдалы хенд-мейд» номинациясендә кулдан косметика әзерләүче кызлар — Алия Алтынбаева һәм Лилия Галиева,

5. «Королева кулинарии» номинациясендә РИУ кызлары командасы,

6. «Королева хенд-мейда» номинациясендә чигү эшләре белән килгән Мамадыш кунагы — Гүзәлия Гобәйдуллина.

Жюри әгъзалары шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова, «Ялкын» журналының бүлек редакторы Раилә  Сабирова, «Жемчужина веры» хезмәткәре Мөсфирә абыстай иделәр. Алар барлык эшләрнең дә игътибарга лаек икәнен, урыннар билгеләүнең катлаулы булуын билгеләп үттеләр. 

Җиңүчеләргә дипломнар һәм фотоаппаратлар бүләк ителде, калган барлык катнашучыларга исә истәлекле бүләкләр һәм катнашучы сертификатлары тапшырылды. 

Чыганак: www.altinurta.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана