2011 елның 15 декабрендә сәгать 9.00дә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгариф Фонды булышлыгы белән, “Ислам терроризмга каршы” фәнни-практик конференциясен үткәрә.
Конференциянең максаты – дини факторны кулланучы терроризмның урынын һәм үзенчәлеген билгеләү, башлангыч этапларындагы деструктив эшчәнлеген ачыклау, террорризмның ил тормышындагы иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисадый, рухи-әхлакый процессларга йогынты ясауга объектив бәя бирү һәм каршы торуда тиешле чаралар күрү.
Әлеге чарада галимнәр, дин белгечләре, экспретлар, җәмәгать эшлеклеләре һәм ТР идарәчелек вәкилләре дә катнашачак.