“Сәламәт Бөгелмә” түгәрәк өстәле

15 декабрь 2011 ел 17:06

2011 елның 14 декабрендә Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә яшьләр оешмалары, администрация вәкилләре һәм хакмият структуралары арасында “Сәламәт Бөгелмә” исеме астында түгәрәк өстәл үтте. Әлеге

чараны Бөгелмә шәһәрендәге “Алтын урта” яшьләр оешмасының яшьләр филиалы оештырган. Түгәрәк өстәлдә төрле яшьтәге, төрле өлкәдә эшләүчеләр катнашты, барысын да бер максат – Бөгелмәлеләрне алкоголизм һәм наркомания кебек афәтләрдән чистарту – берләштерде.

Түгәрәк өстәл барышында кызыклы гына чыгышлар ясалды, уку-укыту, тәрбия, әхлак кебек мөһим әһберләргә басым ясалды. Шулай ук яшьләр арасындагы җинаять эшләренең статистикасы да аерым каралып үтте. Түгәрәк өстәл ахырында шәһәрдә, районда яшьләр өчен җитәрлек ял итү урыннары, спорт комплекслары оештырырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана