11 декабрьдә Ютазы районының Уруссу авылында Татарстанның көньяк-көнчыгышы районнары арасында регионаара конкурслар үтте. Беренчесе - балалар арасында намаз уку буенча, икенчесе - мөнәҗәтләр конкурсы. Әлеге конкурсларда 4 район (Ютазы, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск) вәкилләре катнашты.
Конкурс тәмамланганнан соң, барлык катнашучыларга һәм җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бөгелмәдән малайлар арасында намаз уку буенча I урынны Рамил Ибраһимов, II урынны Наил Кондратьев, III урынны Муса Исламгулов яуладылар. Кызлар арасында намаз уку бәйгесендә II урынга Әминә Сабирова лаек дип табылды.
Мөнәҗәтләр конкурсында I урын Бөгелмәнең "Мирас" ансамбленә тапшырылды, II урын шулай ук Бөгелмә шәһәре кызы Фәния Әхмәтшинга бирелде.