ТР МДНнең "Зәкәт" Фонды инвалидлар ункөнлегенә багышлап хәйрия чаралары үткәрде. 1сеннән 10 декабрьгә хәтле Фонд вәкилләре сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр белән очрашып, рухи-әхлакый темаларга әңгәмәләр оештырып, бүләкләр тапшырдылар, аларга сәламәтлек һәм оптимизм теләделәр. Күзләре начар күргән инвалидларга «Вкуснотеевъ» ҖЧҖ продукциясе бүләк ителде. Әлеге бүләкләр шулай ук күп балалы гаиләләргә, инвалид сабыйларга, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә дә тапшырылды.