Инвалидлар ункөнлеге тәмамланды

09 декабрь 2011 ел 15:32

2011 елның 9 декабрендә чикләнгән мөмкинчелеккә ия булган балалар һәм яшүсмерләрнең “Апрель” тернәкләндерү үзәгендә инвалидлар ункөнлегенең ябылу тантанасы булды.

Үткәрелгән чарада ТР Мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов, “Апрель” тенәкләндерү үзәгенең хезмәткәрләре һәм попечительләр советы, иганәчеләр катнашты.

Үзенең сәламләү сүзендә ТР Мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов киләчәктә дә “Апрель”леләргә булышып торырга вәгъдә итте, балаларга һәм ата-аналарына сабырлык, сәламәтлек теләде. “Аллаһы Тәгалә үзенә бәндәсенә күтәрә алмаслык авырлык бирми. Һәрбер кыенлыктан, авырлыктан соң, һәрвакыт җиңеллек килә”, диде ул үзенең чыгышында.

“Апрель” балалары кунаклар алдында концерт программасы белән чыгыш ясадылар.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана