2011 елның 8 декабрендә татар җәмәгатьчелеге – професссор, татар теле галимәсе, Казан университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетының гамәли тел белеме һәм тәрҗемәчелек кафедрасын җитәкләгән Флера Садри кызы Сафиуллинаны соңгы юлга озатты.
Галимәне озатырга шәкертләре, университет галимнәре, фән һәм җәмәгать эшлеклеләре, каләм әһелләре, татар зыялылары килгән иде. Шулай ук ТР Мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзов та галимә белән хушлашуда катнашты.