2011 елның 8 декабрендә Диния нәзарәтендә рус телендә чыккан “Ислам турында бәян ит” китабының презентациясе булды.
Голәмәләр шурасы тарафыннан расланган һәм ТР мөселманнарының Диния нәзарәтенең нәшрият бүлеге әзерләгән әлеге китап-белешмә мөселманнарга адресланган һәм Ислам дине турындагы күп кенә сорауларга җавап бирә. Китап бүгенге көндәге күп кенә катлаулы, четерекле сорауларга җавап табарга, яңа гына ислам диненә килгәннәргә яисә исламны кабул итәргә җыенучыларга ярдәм итәчәк.
Диния нәзарәтенең нәшрият бүлеге җитәкчесе Камил хәзрәт Самигуллин хәбәр иткәнчә, киләчәктә әлеге китап татар телендә һәм аудио форматта да дөнья күрәчәк, шулай ук яңа китаплар да басмага әзерләнә.