Мөхлисә Буби кайта...

05 декабрь 2011 ел 12:13

2011 елның 9, 10 һәм 27 декабрьләрендә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры Ркаил Зәйдулланың “Яңа татар пьесасы”- 2010 конкурсында Мәдәният министрлыгының махсус премиясенә лаек булган “Үлеп яратты” дип исемләнгән пьесасын сәхнәләштерә. Халкыбызның горурлыгы булып торган Мөхлисә Буби – татар кызлары өчен беренче мәдрәсә оештыручы, күренекле җәмәгать эшлеклесе, хатын-кызлардан беренче казый. Иман ныклыгы, кылган гамәлләре белән дә бары тик горурлык хисләре генә тудыра ала торган тарихыбызның легендар хатын-кызы Мөхлисә Буби язмышына сәнгать һәм каләм әһелләренең мөрәҗәгать итүе – милләтебез һәм динебез өчен зур алгарыш.

Спектакль тарихи шәхесләребезгә, динебезгә карата горурлык хисләре тәрбияли, әлеге олуг затларыбыз салган иманлы юлны, рухи ныклык үрнәген киләсе буыннарда да лаеклы рәвештә дәвам итәргә чакырып кала.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана