Сәләтле мөслимәләр өчен I Республикакүләм “Энҗе” бәйгесе

30 ноябрь 2011 ел 10:32

ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте, Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифен үстерү фонды ярдәме белән, мөслимәләр өчен ”Энҗе” дип исемләнгән кул эшләре бәйгесе оештыра. Бәйге күргәзмә-сату формасында үтәчәк.

Кул эшләнәмәләреннән ясалган иң уңышлы, оригиналь композицияне кыйммәтле бүләк көтә. Моннан тыш, күптөрле номинацияләрдә истәлекле бүләкләр биреләчәк. Сатылмый торган әйберләр арасында да аерым бәйге булачак.

Хенд-мейд күргәзмә көне дәвамында күптөрле мастер-класслар оештыру да каралган. Скрапбукинг, квиллинг, психология, макияж һәм башка темаларга мастер-классларда катнашу түләүсез булачак. Шулай ук биредә мөслимәләр өчен киемнәр коллекциясен тәкъдим итү дә каралган.

Әлеге чарада кул эшләнмәләрен тәкъдим итү, үз композицияң белән катнашу өчен түбәндәге заявканы тутырып җибәрергә кирәк:

ФИО:

Адрес:

Элемтә өчен телефон:

Кул эшләнмәләренең төре:

Композициянең исеме:

Җитәкче (булса):

Заявкалар 2011 елның 9 декабренә хәтле dummol@inbox.ru адресына яки www.altinurta.ru  сайтында кабул ителә.

Сораулар өчен тел: 264-61-58

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана