2011 елның 1 декабрендә КФУда «Исламда яңарыш хәрәкәте» дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция үзенең эшен башлап җибәрде.
Конференциянең оештыручылары – Казан федераль университеты, Казан ислам университеты, ОИС (ОИК) каршындагы (ISESCO) белем бирү, фән һәм мәдәният буенча халыкара хөкүмәтара Ислам оешмасы.
Конференциянең ачылышында республикабызның күп кенә җәмәгать һәм фән эшлеклеләре, дин әһелләре катнашты. Мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов үзенең чыгышында республикабыздагы дини вәзгыятьнең торышы, аның үсеш һәм тарату юлларын җиткерде.
Конференциянең төп максаты – хәзерге заман цивилизациясе белән ислам дөньясы арасындагы казанышларны өзүне җиңеп чыгуга булышлык итү; мөселман өммәтенең алга киткән көчләр вәкилләренең тарихи мираслары яңарышына өлеш кертү; замана чоры контекстында исламның рухи көченә төшенү.
Конференция кысаларында 4 секциядән торган утырыш узачак. «Исламда дини яңарышның тарихы», «Исламда заманча яңарыш хәрәкәте», «Суфизмның яңарыш көче: миф һәм чынбарлык», «Татарларда җәдитчелек һәм дини-яңарыш процессы».